Бу көннәрдә Карл Маркс урамында урнашкан гаилә скверында балалар өчен спорт җиһазларын урнаштыру эшләре бара.Таганнар, таучыклар, тренажерлар төрле яшьтәге балалар, шулай ук яшьләр өчен ясала. Моңа кадәр биредә заманча беседка куелган иде. Нурлатлылар түземсезләнеп скверны төзекләндереп бетерүне көтәләр.Ә бу үзчиратында Нурлат халкы һәм район кунаклары өчен зур бүләк булачак.