Боз сарае тарихында мондый бђйгенећ беренче тапкыр њтње иде ђле бу, шућадырмы, катнашучыларны озак эзлђргђ, юмаларга туры килмђгђн. “Џђр гаилђ телђп катнашты, њзлђре мљрђќђгать итњчелђр дђ булды”, – ди “Ледок” методисты Эльмира Садыйкова. Шул рђвешле, Назаровлар, Саватниковлар, Кђлимуллиннар, Борџановлар џђм Ќамаловлардан торган биш команда бик тиз туплана. Оештыручылар исђ ярышларда катнашучыларны тљрле яктлап сынадылар: спорт ярышлары да књп булды, командаларныћ иќади фикерлђњ сђлђтлђренђ кагылышлы биремнђр дђ бар иде. Ђлбђттђ инде, бђйгедђ тимераякта нык торучыларга ќићелрђк булды, чљнки биремнђрне барысы да боз љстендђ њтте: “паровоз” уены да уйнадылар, “тоннель” аша да њттелђр, кђшђкђ белђн эшли белњлђрен дђ књрсђтергђ туры килде гаилђлђргђ. Ђ балаларга капкага туп кертњ уены аерата ошады, чљнки булачак хоккейчыларга тљз сугуныћ бик мљџим икђнлеген аћлыйлар алар. Иќади конкурс исђ “кечкенђ концерт” рђвешен алды: биючелђр, тамаша књрсђтњчелђр булды. Гњзђл Ќамалова, сђламлђњ этабында кирђге чыгар, дип алган кураен эшкђ ќикте. Баксаћ, иќади бирем булуы алдан ђйтелмђгђн икђн, џђм ул экспромт рђвешендђ њтте. Ђ Боз сараенда тђњге тапкыр яћгыраган курай моћын тамашачы да, жюри дђ югары бђялђде. Гомуми нђтиќђлђр буенча исђ Николай-Оксана, Глеб џђм Герман Саватниковлар ќићњче булдылар. Ришат-Регина, Самира Кђлимуллиннар – II, Владимир-Галина, Артем Назаровлар III булдылар. Хђер, бу кљнне берђњ дђ оттырмады анысы. Бердђн, бу чара ярышудан бигрђк, гаилђ бђйрђме булса, икенчедђн, катнашучы бер генђ команда да бњлђксез калмады. Мисал љчен, Ќамаловларга – “Ќићњгђ омтылыш љчен”, Борџановларга “Ић бердђм гаилђ” буларак затлы бњлђклђр тапшырылды. Моннан тыш, ић нђни катнашучы Самат Ќамаловка махсус бњлђк тђ ђзерлђнгђн иде. Саматныћ хоккей белђн шљгыльлђнњенђ љч айлап кына икђн ђле. Улларын шљгыльлђнергђ йљрткђн форсаттан файдаланып, ђнисе Гњзђл дђ тимераякта шуарга љйрђнеп алган. “Без бала чагыбызга кайткандай булдык, ђле љйдђ, чђй артында да бик озак бђйрђм тђэсиренђ бирелеп утырдык”, – дилђр Ќамаловлар.
Ђ “Ледок” ќитђкчелеге балаларныћ шљгыленедђ ата-аналарныћ йогынтысы аерата зур, дип саный, шућа гаилђлђр катнашында тљрле чараларга књбрђк љстенлек бирергђ тырыша. Тиздђн урта џђм олы тљркемдђ шљгыльлђнњче балалар џђм аларныћ ата-аналары катнашында да гаилђ бђйрђмнђре кљтелђ.