Шимбә көнне Нурлат районында яшүче ветеран толы Ксения Михайлова Рябова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Истәлекле дата белән юбилярны район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов котлады. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән котлап, бүләк тапшырды. Котлауларга Тәрнәс авылы җирлеге башлыгы Сергей Белов та кушылды.