Әхмәт авыл җирлеге территориясендә бер Мәдәният йорты, ике авыл клубы һәм ике китапханә, 2 почта бүлекчәсе, 4 шәхси эшмәкәрнең һәм бер райпо кибетләре урнашкан.
Биредә 5 ФАП эшли. Әлеге ужреждение персоналының эше хезмәтләрнең сыйфатын үстерүгә корылган. Фельдшерлар халыкка төрле медицина ярдәме күрсәтәләр, пунктта халыкны кабул итәләр, авырулар һәм балаларны өйләренә барып карыйлар.