Әхмәт авыл җирлегендәге суүткәргечләрнең озынлыгы 15 километр тәшкил итә.
Чишмә һәм Чуваш Мәнҗесе торак пунктларына "Промочистка" ОООсы хезмәт күрсәтә. Аксумла һәм Әхмәт авыллары 2019 елның 1 июненнән авыл җирлеге балансында. Хәзерге вакытка барлык 4 су белән тәэмин итү башнялары дәүләт теркәве узганнар.
Авыл эчендәге юлларның озынлыг 16,6 километр, шуның 4,2 километры асфальт. Электр үткәргеч линияләрнең торышы канәгатьләнерлек, торак пунктларда 170 яктырткыч урнаштырылган.