Әхмәт авыл җирлегендә төп юнәлешләр билгеле

2020 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

Узган чорда Әхмәт авыл җирлеге халкы 4 җыенда катнашкан. Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Шәйхетдинов оешмаларда язгы - җәйге чорда янгынга каршы иминлек һәм башка сораулар буенча хисап тоткан.

Җирлектә 10 депутат авылларны төзекләндерү, шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча план нигезендә эшли. 9 утырышта 17 сорау каралган һәм тиешле карарлар кабул ителгән.

- Үз эшебездә торак пунктларны төзекләндерү, аларның санитар торышын, халыкның көнкүреш шартларын яхшыртуга зур өстенлек бирәбез, - диде авыл җирлеге башлыгы Рәмис Шәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International