Шул көннәрдә Самара өлкәсенең Кошки районы 87нче ау хуҗалыгы территориясендә дуңгызларда африка чумасы чире теркәлгән.
Шул уңайдан кичә Нурлат муниципаль районында янгын имилеген тэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү, кисәтү буенча комиссия утырышы узды. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Линар Маняпов җитәкчелегендә һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Алексеевск районы территориаль бүлеге начальнигы Нияз Дәүләтханов, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе баш инспекторы Эвелина Лотфуллина катнашында үтте.