Нурлат районында имтиханнарга әзерлек бара

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә

Укучылар иң озын, өченче чиреккә аяк бастылар. Димәк, бердәм дәүләт имтиханнарына да ярты елдан азрак вакыт калып бара.

Шунысын әйтергә кирәк, быелгы уку елында чыгарылыш сынауларында үзгәрешләр шактый.  Әлбәттә, үзгәрешләр укучыларны гына түгел, аларның әти - әниләрен дә борчый.Имтиханнарны үткәрү, үзгәрешләр хакында район мәгариф идарәсе методисты Неля Гыйззәтуллина сөйләде.

- 11нчы сыйныфлар өчен артык зур үзгәрешләр юк.Мәктәпләрдә  1 февральгә кадәр чыгарылышның кайсы фәннән имтихан тапшыру турында мәгълүмат җыю бара. 9нчылар үзгәрешләр күп. Беренче чиратта, тәп фәннәргә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International