Әхмәт авыл җирлеге халкының күп өлешен хезмәткә сәләтле кешеләр алып тора. Авыл җирлегенең административ үзәге Әхмәттә. Ул шәһәргә якын урнашкан. Җирлеккә 5 авыл керә. Биредә яшәүче 1604 кешенең 943е - эшкә сәләтле. 897 кеше эшләми. Җирлек территориясендә 516 хуҗалык исәпләнә. Биредә барлыгы 25 күпбалалы гаилә яши, 186 гаиләдә балигъ булмаган яшьтәге балалар тәрбияләнә.