Әхмәт авыл җирлегенә Аксумла, Ерепкино, Әхмәт, Чишмә, Чуваш Мәнҗесе авыллары керә. Авыл җирлеге территориясендә 516 хуҗалык исәпләнә. Биредә яшәүче 1604 кешенең 943е - эшкә сәләтле. 897 кеше - эшсез. Әхмзт авыл җирлегендә 25 күпбалалы гаилә исәпләнә. 186 гаиләдә балигъ булмаган балалар үсә.