РФ Пенсия фондының Нурлат районара идарәсе хәбәр итүенчә, 2020 елның 1 гыйнвареннан ана (гаилә) капиталы 466617 сум тәшкил итәчәк.
Икенче балага айлык түләү пособиясе тәртибе дә үзгәрде. Җан башына туры килә торган кереме төбәктә эшкә сәләтле халыкка билгеләнгән ике яшәү минимумыннан артып китмәгән (моңа кадәр бу күрсәткеч 1,5 яшәү минимумы һәм аннан кимрәк тәшкил итә иде) гаиләләр алачак аны. Гаиләнең җан башына туры килә торган кереме 20170 сум яки аннан кимрәк тәшкил иткәндә ярдәм чарасыннан файдалана алачак. 2020 елның 1 гыйнвареннан айлык түләү 9373 сум тәшкил итә.