Кичә, 16 гыйнварда, гражданнар җыеннары Киекле, Иске Чаллы авыл җирлекләрендә узды. Халык белән очрашуда район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, төрле өлкә җитәкчеләре катнашты. Биредә ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, шунда ук республика программалары кысаларында башкарылган эшләрне аерым билгеләп үттеләр. Мисал өчен, Киекледә халык белән очрашу узган ел төзелгән МФЦда узды. Җыеннарда халык үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар. Киекле авылында җыен актив гражданнарны һәм юбилярларны бүләкләү белән дәвам итте.
Кичә район җитәкчелеге "Яшьлек" микрорайонында яшәүчеләр белән дә очрашты. Бүген Урта Камышлы авыл җирлегендә гражданнар җыены узачак. Очрашулар хезмәт коллективларында да дәвам итә.