Нурлатта "Алтын алка" турнирының зона уеннары уза

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Бу көннәрдә "Ледок" спорт мәктәбендә 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында "Алтын алка" яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының зона этабы уза. Кичә яшь нурлатлылар ике уенда җиңү яуладылар. "Аксуба" командасы белән уен 7:1, ә "Чирмешән" командасы белән 11:1 исәбе белән төгәлләнде. Бүген "Ледок" тагын ике уен уздырачак. 11.45тә (Нурлат - Алексеевск) һәм 15.15 сәгатьтә (Чистай - Нурлат) командалары белән уйнаячак. "Яраткан командагыз әчен җан атарга килегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International