Агымдагы елның 1 гынвареннан хезмәт кенәгәләре электрон форматка күчә. 2019 елның 16 декабрендә Россия Президенты "Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында (хезмәт эшчәнлеге хакында электрон рәвештә мәгълүмат формалаштыру өлешендә)" 439-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды.Яңа цифралы форматтагы хезмәт кенәгәсе эшләүчеләргә үз хезмәт эшчәнлеге турында уңайлы мәгълүмат алырга, ә эш бирүчеләргә кадрларны исәпкә куйганда яңа мәмкинлекләр ачачак.
Шул уңайдан бүген шәһәр Мәдәният сараенда Пенсия фондының районара идарәсе оешма, учреждение һәм предприятиеләрнең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре өчен семинар - уку оештырды.