Нурлат районында Кач ману бәйрәмендә коену өчен урыннар билгеле булды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Безнең районда Кач ману бәйрәмендә  Мамык, Иске Чаллы һәм Биляр Озеро авыллары янындагы елгаларда 3 бәке ясалачак.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин тиешле карарга кул куйган һәм җаваплы затларны билгеләгән. Су коену урыннары иминлек кагыйдәләре буенча җиһазландырылачак.Коену вакытында медицина хезмәткәрләре, хокук саклау органнары, коткару хезмәте вәкилләре дежурда торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International