Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегенең ветераннар Советы рәисе, отставкадагы майор Александр Мясников бүлекнең яшь хезмәткәрләрен стажировкалары тәмамлану, эшкә урнашулары һәм беренче махсус исемгә ия булулары белән котлады, дип хәбәр иттеләр Россия МВДсының Нурлат районы бүлегендә.Тикшерү блеге тикшерүчесе, юстициянең кече лейтенанты Татьяна Евдокимовага. патруль-пост хезмәткәре, полициянең кече сержанты Ильнур Минегуловка һәм полициянең кече сержанты Айрат Булгаковка таныклыклар тапшырылды.