Яңа ел каникуллары тәмамлануга ук мәчет алды курсларында балалар өчен дини тәрбия дәресләре башланып китте.
Район мөхтәсибәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 24 курс эшләп килә, аларда 160 лап бала дин нигезләре өйрәнә.
Абдулла хәзрәт Мортазин, мисал өчен, Фома, Биккол, Киекле, Бикүле, Яңа Иглай, Кәкре Атау – барлыгы 12 авылда өлкәннәр белән беррәттән балаларга да дини тәгълимат бирә. Аның башлангычында 50дән артык бала атнага бер тапкыр Коръән сүрәләре, догалар, намаз укырга өйрәнә, гарәп теле буенча башлангыч күнекмәләр ала, Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең тормышы белән таныша. Зирекле авылында исә дин дәресләрен каникуллар вакытында оештыралар.