Шул көннәрдә Казанда физика буенча "Олимпка юл" республика бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Анда Нурлат районы укучылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Физика буенча Ислам Закиров (9нчы мәктәп), Михаил Емельянов (гимназия) һәм Ислам Галяутдинов (шәһәрнең №2нче мәктәбе) призер булдылар. Камилла Газизова (шәһәрнең №2нче мәктәбе) һәм Ангелина Яндукова (гимназия) химиядән уңышка ирештеләр.