Бүген Нурлатта "Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы старт алды. Һөнәри осталык бәйгесендә районның 13 педагогы катнаша. Шуларның бишесе - яшь белгечләр. Конкурс өч көн дәвамында берничә этапта узачак. Конкурсантлар дәресләр бирәчшк, мастер - класслар һүм дәрестән тыш чаралар күрсәтәчәкләр.