Бүгеннән башлап Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре территориясендә гражданнар җыеннары һәм хезмәт коллективларында район җитәкчеләре белән очрашулар башланды. Шундый очрашуларның беренчесе Нурлат бораулау эшләре предприятиесендә узды. Киңәшмә эшендә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, «Татбурнефть» УК"сының производствоны үстерү буенча урынбасары Рифгат Латыйпов, Нурлат ПБРы начальнигы Җәмил Мостафин, «Татбурнефть» УК"сы профсоюз рәисе Рөстәм Сәрвәров катнаштылар.