2020 елның 13 гыйнвареннан 6 мартына кадәр Гостехнадзор бүлеге Нурлат муниципаль районында "Снегоход - 2020" профилактик операциясе үткәрә.
Операция барышында карда йөрү машианаларын эксплуатацияләгәндә техниканы теркәү кагыйдәләренең үтәлешен, шоферның тиешле категориядәге таныклыгы булу-булмавын, техник карауны вакытында үткәрүгә зур игътибар биреләчәк.