Нурлатта Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2019 елның 28 декабре, шимбә

Бүген иртәдән үк нурлатлылар шәһәр үзәгенә ярминкәгә  Яңа ел  өстәленә дип ашамлыклар алырга ашыктылар.

Биредә районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Сайлау зур – каз, үрдәк, тавык итләрен генә дә дистәләгән хуҗалык алып килгән, сыер, дуңгыз ите алырга теләүчеләр дә чиратка тезелде, балык, канатма, тозланмалар, бал, сөт ризыклары, җиләк-җимеш... Иске Әмзәдән Шәйдуллиннарның сәүдә ноктасы янында аеруча зур җанлылык булды.  200дән баш артыграк терлек асралучы фермер хуҗалыгында бу көннәрдә чын сугым чоры, фермерлар атна саен Казан, Яр Чаллы, Нурлат ярминкәләрендә үз продукцияләрен тәкъдим итә. Үзләре әйтүенчә, 15ләп баш терлекне шулай ярминкәләрдә сатарга өлгергәннәр инде. Иске Иглайдан Альбина Алексеева исә казларын күп итеп алып килгән. 400 баш каз үстергән быел үз хуҗалыгында, ә ярминкә аларны сату өчен менә дигән мөмкинлек.

Иртәдән ярминкәнең оештырылуы белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да танышып чыкты һәм оештыручыларга үз тәкъдимнәрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International