Нурлатта төп яңа ел чыршысы ачылды

2019 елның 28 декабре, шимбә

Нурлатлылар кичә Яңа ел бәйрәмен төсле утлар белән балкучы “Спорт” паркында бай күңел ачу программасы белән каршы алды.

Төп капкадан кунакларны йөзләгән Кыш бабай, Кар Кызы, әкият геройлары сәламләде. Сәхнәдә исә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов бөтен район халкына үз котлауларын һәм ихлас теләкләрен җиткерделәр. Шунда ук шәһәр микрорайоннарын, оешма-предприятие, учреждение биналарын, авыл җирлекләрен бизәү буенча конкурс җиңүчеләре бүләкләнде. 

Ә  “Спорт” паркында һәркем рәхәтләнеп күңел ачты. Кыш бабай һәм Кар Кызы белән  әкияти чанада фотога төштеләр,  Халыклар дуслыгы йорты этночыршысының үзенчәлекле уенчыкларын кызыксынып карадылар,   җирлекара үзәк китапханәнең экочыршысына теләкләрен язып элделәр. Балалар биек тауларда чана шуды, спорт, күңел ачу уеннарында катнашты, шугалак нурлатылларның шат авазларына күмелде. Шунда ук бүләккә җирле кул эше осталарының Яңа ел сувенирларын сатып алырга, шашлык, коймак, кайнар чәй белән сыйланырга мөмкин булды. Ә районның сәхнә осталары җыелучыларга үзләренең иң матур номерларын бүләк итте. Мәһабәт чыршының утлары кабыну белән исә шәһәр өстенә төсле утлар белән салют сибелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International