Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе инициативасы белән яшьгвардиячеләр халык арасында “Яңа ел чараларын үткәрү чорында төп янгын куркынычсызлыгы таләпләре” дип аталган акция үткәрделәр.
Яшьләр шәһәрнең халык күпләп йөри торган урыннарында булып, алар мәгълүмати буклетлар өләштеләр һәм Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгыннар чыгу куркынычы күпкә артуын һәм саклык чаралары күрергә кирәклеген искәрттеләр.
– Яңа ел тылсым, игелек белән тулы бәйрәм булса да, кызганычка каршы, саклык чаралары күрмәгәндә кайбер гаиләләр өчен алар чын фаҗигагәгә әверелергә мөмкин. Нәтиҗәдә гаиләләр йортсыз кала, кешеләр үлә, ут белән матди зыян килә. Яңа ел алдыннан шундый акция оештыруыбызның максаты – нурлатылларны бәлаләрдән саклап калу, фаҗигаләргә юл куймау, – ди җирле бүлекчәнең башкарма секретаре Ралия Ханеева.