Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзалары - Нурлат җирлегендә яшәп иҗат итүче язучы-шагыйрь, публицист Илдус Диндаров һәм шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова шушы көннәрдә Казанда язучыларның Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышында булып кайттылар. Хисап чорын колачлаган әдәби эшчәнлек нәтиҗәләрен яктырткан зур күләмле докладта Илдус Диндаровның прозада бүгенге милли көнкүрешебезгә гамьле кайгыртучанлык аша карап, социаль әһәмияткә ия булган мөһим темаларны игътибар үзәгенә алып язылган "Чорлар чатында" дип аталган китабы да уңай яктан билгеләп үтелде.