Бүген районның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узды.Россия Президенты әмере буенча кабул итүләр 2013 елдан башлап ел саен үткәрелә. Быел да районда яшәүчеләр район һәм шәһәр, шулай ук авыл җирлекләре Советлары, башкарма комитетларына мөрәҗәгать итеп үзләрен борчыган сорауларга җаваплар ала алды.