Конституция көнендә – паспортлар

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Карл Маркс урамын реконструкцияләү кысаларында төзелгән “Театр” скверында беренче бәйрәм – Россия Конституциясе көненә багышланган чара үтте.Нурлатлыларны бәйрәм белән район башлыгы, “Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Әхмәтшин котлады һәм тантаналы шартларда 5 яшь нурлатлыга паспортлар тапшырды. Булат Галиев, Яна Захарова, Данил Илларионов, Роберт Камалов һәм Ксения Савченко район башлыгы кулыннан беренче мөһим документларын алганда зур дулкынлану һәм горурлык кичерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International