Беренчелектән – 11 медаль

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

5-7 декабрьдә Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең яшь спортчылары кикбоксинг буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә “фулл-контакт” дисциплинасында катнаштылар.Ярышлар Түбән Камада республиканың 10 шәһәреннән 170кә якын спортчы катнашында үтте һәм анда нурлатлылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Данил Морозов, Тимур Сафин, Булат Шәйдуллин, Дамир Мөхәммәтов, Иван Маринин, Владислав Дмитриев – беренче, Кирилл Тихонов, Павел Веренцов – икенче, Айдар Сәлахов, Глеб Икрамов һәм Александр Тарасов өченче урыннарда. Кикбоксчыларның тренеры Евгений Казаев билгеләп үткәнчә, иң яхшылар киләсе елның гыйнваренда Казанда үтәчәк Идел бу федераль округы сайлап алу ярышларында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International