Аңа бүләк Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасында тапшырылды.
Бүләкләү тантанасы күптән түгел Мәскәүдә үтте. Каринаның җиңүе әти-әниләре һәм ул укый торган мәктәп өчен генә түгел, барлык нурлатлылар өчен дә зур горурлык. Бәйгегә Россиянең 85 төбәгендә урнашкан 634 шәһәрдән һәм дөньяның 23 илендәге миллионлы 17 шәһәрдән 2 меңләп иҗади эш кергән.