Урта Камышлыдан яшелчә үстерү буенча шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы Василий Емелькин гаиләсе быел теплицалар санын арттырырга ниятләгән: хәзер гамәлдәгесе янына тагы ике теплица төзеп куйган.
Сугару өчен шунда ук бер дигән коесын да казыганнар әле. Нурлат кулланучыларына язын беренчеләрдән булып экологик чиста кыяр-помидор-борычларын, суган, яшел тәмләткечләрен тәкъдим итүче Емелькиннар моны яшелчәләргә ихтыяҗ зур булу белән аңлаталар. Киләчәктә әлеге шөгыльне тагы да икътисадый нәтиҗәлерәк итү өчен кооператив булдыру, аннан акрынлап консервлау цехы ачу планнары белән яшиләр. Хәзер төзелеш эшләре белән мәшгуль булган гаилә өчен гыйнвар аеннан инде җир эшләре башланачак.
Иртә яздан тазә яшелчә үстерү җиңел хезмәт түгел, әмма Емелькиннар кебек эштән курыкмаган тырышларда перспектив фикерләү дә, ниятләгәнне тормышка ашырырга тәвәкәлләк тә җитәрлек, – ди Урта Камышлы авыл җирлеге башлыгы Надежда Баймяшкина