“РосКвиз” үткәрделәр

2019 елның 3 ноябре, якшәмбе

“Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе тарафдарлар Советы Халыклар бердәмлеге көненә багышлап яңа форматтагы “РосКвиз” ярышлары үткәрде.

“РосКвиз” – тапкырлык, фикерләү сәләте һәм зирәклекне ачыклауга корылган команда ярышлары. Викторина формасындагы мондый интеллектуаль танып-белү уеннары катнашучыларга үз белемнәрен күрсәтергә һәм күп яңа нәрсә белергә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте тарафдарлар Советы рәисе Ольга Пакшина. – Җирле бүлекчә ярдәме белән оештырылган ярышларда партия әгъзалары һәм тарафдарлардан торган өч команда катнашты. Биш раунд эчендә алар Россия тарихы, мәдәнияте, биредә яшәүче төрле милләт халыклары һәм аларның традицияләре буенча белемнәрен күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, ярышларда “Без бердәм” командасы җиңү яулаган. Алар дипломнар һәм бүләкләр алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International