68 кеше яшәгән Абляскино авылында су проблемасы чишелеш тапты: биредә үзара салым акчасына кое казып куйдылар.
– Су бик тирән ята, 10 боҗра төшерергә мәҗбүр булдык, - ди авыл җирлеге башлагы Надежда Баймяшкина эшләрнең җиңел генә бармаганлыгын ассызыклап. Ярый әле бу эшнең тәртибен белгән Владимир Фролов булышлык күрсәткән. Авыл җирлеге башлыгы Фроловны һәр эшкә кулы да ята, күмәк эштә ярдәмнән дә беркайчан баш тартмый, дип мактап та алды. Лаеклы ялда булса да әле һаман аның тракторына хуҗалыкта да эш чыгып тора икән.
Якын арада коеның тирәсен тотып алырга җыеналар.