ЕРЦ һәм “Татэнергосбыт” вәкилләре коммуналь бурычлыларның фатирларына чыктылар

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
Узган атнада район башкарма комитеты җитәкчесе Һади Садыйковта торак-коммуналь хезмәтләр, электр энергиясе өчен түләмәүләр уңаеннан булган җитди сөйләшүдән соң, бердәм исәп-хисап үзәге һәм “Татэнергосбыт” вәкилләре бурычлыларның адреслары буйлап чыктылар.
Кызганычка каршы, барлык ТСЖларда да бурычлары 10000 сумнан артып киткән фатир хуҗалары бар.
- 46 фатир иясенә карата судка дәгъвалар бирелде, аларның гомуми бурычлары 2 миллион сум тәшкил итә. 67 гаиләнең 10000 сумга кадәрле бурычлары бар, – диде ЕРЦ җитәкчесе Рәмис Хаҗиморатов.
Бу служба вәкилләре өчен фатирлар буйлап ерйд – гадәти хәл. Бу юлы аны “Яшьлек” микрорайонында үтктәрделәр. Һәм беренче булып Совет ур., 195нче йортка юнәлделәр, анда 4 фатирны электрдан өзгәннәр. Шундыйлар исәбендә беркайда да эшләмәүче ике бертуганның фатиры да бар. Әнә бу юлы да алар йорт ишегалдында киләп сарып йөриләр иде. Ә катгый чараларга йөз тоткан рейд комиссиясе әгъзаларын, фото-видеокамераларны күргәч, күздән югалырга маташтылар. “Яшьлек” ТСЖсы мастеры Фәридә Гыйльметдинова әйтүенчә, алар һәрвакытта да шулай сөйләшүдән качарга маташалар икән. Мәсәлән, ишек ачмыйлар. Хәер, мондый гадәт барлык бурычлыларга да хас, торак-коммуналь хезмәтләрдән түләми генә файдаланучы берничә фатирга шакып карагач, моңа инандык. Дөрес, бер фатирга эләгеп булды үзе. Аны иясе фатир алып торучыларга биргән икән. Һәм яшь ханым әйтүенчә, алар хуҗага сөйләшенгән сумманы, шул исәптән электр энергиясе өчен дә вакытында түләп баралар. Торакларын арендага биреп торучы фатир ияләре – түләмәүчеләр исәбеннән тагы бер катлам.
“Бердәм исәп-хисап” үзәге директоры Р.Хаҗиморатов хәлдән чыгуның нинди юлын күрә икән?
Бу йортта эшләмәүче бер фатир хуҗаларының бурычлары 200 мең сумнан артып китә. Беренче тапкыр аларны 2005 елда судка бирдек, аннан 2007дә, хәзер өченче тапкыр дәгъва бирдек инде. Совет урамындагы 195нче йортта 10 гаиләнең бурычлары – агымдагы түләүләр буенча. Бездә база буенча 18 мең лицевой счет бар, халыкның бурычы 19 миллион сум тәшкил итә. 10000 сумнан артык бурычлары булганнар уңаеннан ЕРЦ әҗәтләрне суд приставлары аша кайтару өчен гаризалар белән судка мөрәҗәгать итте, барлыгы 374 гариза. Шул рәвешле аАгымдагы елның 8 аенда 600 мең сумлап бурыч кайтарылды, – диде ул.
“Татэнергосбыт”ның энергия сату буенча агенты Надежда Чугунова да үз фикерләрен уртаклашты.
Электр энергиясеннән өзәргә – хәлдән чыгу юлы шул, беренче тапкыр нинди дә булса чара күрелде. Түләмәүчеләргә бурычларын өлешләп томалау мөмкинлеге бирелә, әмма моңардан да файдаланмыйлар бит алар, – диде ул.
ТКХ өчен намуссыз түләмәүчеләр белән барыннан да ешрак ТСЖ хезмәткәрләренә очрашырга туры килә.
ЕРЦның исемлеген алам да фатирлар буйлап йөрим. Күпләр бурычларыбызны түлибез, дип вәгъдә итеп калалар, әмма түләмиләр. Аларны кисәтәбез дә, үтенәбез дә, күндерергә дә тырышабыз. Бездә бурычлары 150000, 180000, 200000 сум булган фатир ияләре дә бар. Алар арасында эшләүчеләр дә бар, әмма андыйлар белән элемтәгә керү мөмкин түгел: берсе читкә чыгып эшли, кайсының телефон номерын да табып булмый, – диде Ф.Гыйльметдинова.

 


С.Сђмђрханова

 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International