Бу юлы чишмә ясадылар

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Шәһәрнең “Әкият” балалар бакчасына йөрүче София Казакова рәсем ясарга ярата.

Табигать күренешләрен, аеруча салават күперен  яратып рәсемгә төшерә икән. 

– Кызыл, алсу, кызгылт сары төсләр ошый, – дип уртаклашты кыз шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең  “Халык чишмәләре” проекты кысаларында үткән “Минем чишмәм” рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасына килгәч. Район бәйгесенә дип ясаган рәсеме өчен дә нигездә ачык төсләр кулланган, биредә челтерәп аккан чишмә, чуер ташлар һәм ачык күк йөзе дә бар. Рәсем  жюри әгъзаларының игътибарын да якты төсләре һәм Софиянең үз эшенә иҗади якын килүе белән җәлеп иткән күрәсең – аның һәм шул ук балалар бакчасыннан Гүзәл Хәйруллинаның эшләре 5-7 яшьлекләр арасындагы яшь категориясендә беренче урынга лаек дип табылды. “Бердәм Россия” партиясе Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси Советы әгъзасы, шәһәр Советы депутаты Ринат Мөхәммәтҗанов кулыннан Мактау грамотасы һәм бүләк алгач чын-чынлап сөенде кыз. Тәрбиячесе һәм әти-әнисе дә 5 яшьлек Софиянең уңышы өчен горурлык хисләре кичерде – ни дисәң дә, яше буенча катнашучылар арасында иң кечкенәсе бит ул.   

Ә бәйгенең җиңүчеләре исемлегенә балалар бакчалары һәм мәктәпләрдән дистәләп бала кергән. Партия бәйгесе кысаларында алар да тәрбиячеләре, укытучылары һәм әти-әниләре белән чишмәләрне ясаган, рәсемнәре аша табигатьнең гаҗәеп бүләге булган саф чишмәләрне сакларга кирәклеген аңлатырга тырышкан.  Ә  партиялеләр җиңүләре өчен бүләккә дип биргән рәсем ясау кирәк-яраклары аларга яңадан-яңа иҗади эшләр тудырырга ярдәм итәчәк. Әнә, партиянең киләсе бәйгеләрендә дә шулай ук актив катнашырга ышандырды җиңүчеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International