Кичә якташыбыз – композитор, музыкант, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровка 80 яшь тулган булыр иде.
Шул уңайдан Колбай Морасадагы Габдулла Кариев музеена Марс Макаровның туганнан туган сеңелесе Роза Андреева килеп китте. Очрашу якташыбыз турында истәлекләр белән уртаклашуга корылган җылы әңгәмә шартларында барды. Кунак ханым буш кул белән килмәгән иде: бу көнне ул музейга Марс Макаров көйләре язылган дисклар, аның китапларын калдырды. Тагы да әһәмиятлесе – хәзер музейда Марс Макаровның Роза ханым бүләк иткән портреты һәм шәхси балалайкасы да лаеклы урын алачак.
Роза Андрееваның сәфәрен Иске Әмзәдән Макаровларны яхшы белгән Ирек Нәбиуллин оештырды. Районда Марс Макаровка багышланган кичә ноябрь башына билгеләнгән.