Үлгәннәрнең каберен бел

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Бикүле авылының Тынычлык урамында яшәүчеләр, күркәм традиция буенча, елның-елында үзара берләшеп, өмәләр үткәрәләр.Узган шимбәдә дә урамның олпат ир-атлары – абыйлы-энеле Альберт һәм Атлас Гыйльфановлар, Тәүфыйкъ Рәхмәтуллин, Габдерәшит Минекәев, Әнвәр Гыйльфанов һәм Дамир Заһиров бердәм булып изге эшкә алынганнар – авыл зиратын чистартканнар. Алар иске, корыган агачларны, зират кырыенда тәртипсез үсеп киткән куак-ботакларны кисеп, чүплеккә түккәннәр, территорияне тәртипкә китергәннәр. Бикүлеләрнең матур башлангычы “Нурлат УТТсы” җитәкчелеге тарафыннан да күтәреп алынган, предприятиенең иганәчелек ярдәме нәтиҗәсендә күләмле эшләрне башкарып чыгарга мөмкин булган. Әлеге изге эш авыл халкы арасында теләктәшлек табып, өлкән буынның хәерле догаларына, рәхмәт тулы сүзләренә лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International