Бу минутларда Нурлат Халыклар дуслыгы йортында “Кабак – бакча кояшы” I район фестивале бара.Аны Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге һәм район башкарма комитетының мәдәниятне үстерү үзәге оештырган. 70кә якын катнашучы бәйгедә 7 номинация буенча үз эшләрен тәкъдим иткәннәр. Иң зур кабак исемен әлегә Салдакай авылыннан Олег һәм Наталья Галанцевлар үстергән яшелчә дәгъвалый: аның авырлыгы 43 кг, әйләнәсе 157 см. Фестивальдән тулырак язманы газетабызның якындагы саннарының берсендә укый аласыз.