Сөт ризыклары өчен дә мәҗбүри

2019 елның 19 октябре, шимбә

1 ноябрьдән барлык сөт продукциясе дә “Меркурий” системасы буенча мәҗбүри электрон сертификатлаштыру узарга тиеш булачак.

– 1 ноябрьдән сөт, ак май, сыр, әчетелгән сөт продукциясе, балык һәм сөт консервациясе, составына 20 проценттан артыграк терлекчелек продукциясе кергән токмач ризыклары бары тик “Меркурий” мәгълүмат системасында тутырылган электрон ветеринария озату документлары буенча гына күчерелергә тиеш булачак, – ди Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнур Хәнәфиев. – Бу шәхси эшмәкәрләр, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр һәм хуҗалык итүнең башка төрле формасы буенча эш итүчеләргә дә өстәмә җаваплылык йөкли, чөнки электрон озату документлары кибетләр, ашханәләр, җитештерү цехлары, буфетларда алучы як тарафыннан ябылырга тиеш. Федераль ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек хезмәте тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр электрон озату документларының 20 проценттан артыграгы ябылмавын күрсәтә.

Ә бит ветеринария кагыйдәләре буенча моның өчен штрафлар каралган һәм аларның тагы да кырыслануы көтелә.

Исегезгә төшерәбез, “Меркурий” дәүләт автоматлаштырылган системасы дәүләт ветеринария күзәтчелеге карамагындагы йөкләрне электрон серитифкатлаштыру, аларның биологик һәм азык-төлек куркынычсызлыгын арттыру максатыннан кертелде. Татарстанда әлеге система буенча эшләүгә күчү 2015 елдан алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International