Музей дини китапларны да саклый

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бу көннәрдә Яңа Иглай мәктәбе музееның  дини язмалар почмагы яңа экспонатлар белән тулыланды: ветеран-укытучы Мәрхәмә Ибраһимова бабасыннан калган кадерле  ядъкәрләрне музейга тапшырды.

Төрле елларда чыккан Коръән һәм дога китаплары, кулъязмалар  музейдагы йөздән артык экспонат янәшәсендә үз урыннарын алдылар.

Музейда дини почмак булдыру нияте  Илдус Тимербулатовта аны җитәкләргә алынуга -  30 еллар элек үк  туа.

Татар һәр эшне догадан башлаган,– дип гади генә аңлата ул бүген үз ниятен. Иң беренче экспонат та үз нәселенеке: мәрхүмә Кизләү әбисе Нургаян мулла кызы булган бит, әтисе Сафиулладан  калган китаплар игелекле эшнең башлангычын тәшкил итәләр дә. Хәзер Илдус үз ниятенең бик тә вакытлы һәм кирәкле булуына торган саен ныграк инана. Биредә сакланган XIX йөз ахыры- XX йөз башында нәшер ителгән дини басмалар – арада янгыннан зыян күргәннәре дә бар –, кулдан язылган догалар, Коръән китаплары  мәктәп музееның горурлыгын тәшкил итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International