Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре!

2019 елның 12 октябре, шимбә

Җир-Анабыз хәзинәсен табыннарыбызга китерүче, халкыбызны туендыручы иң игелекле һөнәр ияләренә чын күңелдән котлауларыбызны җиткерергә рөхсәт итегез. Күп һөнәрләр барлыкка килсә дә аларның берсе дә тормышыбыз нигезен тәшкил итүче игенче, терлекче һөнәрен алыштырырлык түгел. Сез хәзер - заманча техниканы үзләштергән әзерлекле авыл хезмәтчәннәре. Хуҗалык итүнең яңа, кече формалары кертелү авыл кешесенең актив эшлеклелек сыйфатларын үстерүгә янә дә бер этәргеч булды. Сез быел да республикабыз табынына саллы өлеш керттегез, киләсе ел уңышына ныклы нигез салдыгыз, терлекчелектә мул продукция җитештердегез. Районда сезгә белемле алмаш әзерләү дә уңышлы дәвам итә. Бүген сез бәйрәмне якты йөз белән каршы алырга хаклысыз. Сезгә ихлас күңелдән ныклы исәнлек, гаилә бәхете телим. Халкыбызның рәхмәте, хөрмәте сезне яңа казанышларга рухландырсын!

Алмаз Әхмәтшин,

Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International