Президент Ванчуриннарга автобус бүләк итте

2012 елның 5 октябре, җомга
Нурлаттан Ванчуриннар гаиләсе дүшәмбе көнне Казаннан үз автобусларына утырып кайтты. 14 кешедән торган күпбалалы гаиләгә мондый мөһим бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ясады – автобусны тантаналы тапшыру дүшәмбе көнне Россия Федерациясе субъектларында бала хокуклары буенча уполномоченныйларның VI Бөтенроссия съезды кысаларында булды.
Бу көнне үк бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы уполномоченный Павел Астахов ирле-хатынлы Ванчуриннарга “Игелек, мәхәббәт, кайгырту” ордены тапшырды.
Съезд исә балалар, беренче чиратта аларның ятимнәренә кагылышлы законнарның үтәлешен һәр көнне күз угында тотучыларны җыйды. Казанга бөтен Россиядән белгечләр җыелды – мөһим етмаларга сөйләшү өч көнгә сузылды. Бүгенге көндә актуальләрдән булган проблемалар турында фикер алышуда Нурлат районы вәкилләре дә катнашты. Районның опека һәм попечительлек бүлеге катнашучыларга бу өлкәдә бездәге хәләрнең ничек торуы турында бәян итте.
– Сүз дә юк, безнең эш тәҗрибәсе башка төбәкләрдәге коллегаларыбызга кызыклы, – ди бүлек начальнигы Ирина Савинова. – Әлбәттә, Россиянең башка шәһәрдәрендәге опека бүлекләре тәҗрибәләренең безгә дә кирәге чыгачак.  Безнең исә балаларның җәйге ялын оештыруда гына түгел, ә каникуллар чорында аларны эшкә урнаштыру тәҗрибәсе дә уңай бәяләнде. Шулай ук күпләргә Балалар сабантуе уздыру да ошады. Безнең районда “тәрбиялеккә алучы авыллар” (приемные деревни) бар – баксаң, мондый нәрсә Ленинград һәм Калининград өлкәләрендә генә эшли икән. Һәм без безнең бу танышуыбыз тәрбиягә балалар алучы гаиләләр арасынла дуслыкка әверелер дип бик өметләнәбез. Бу очрашу аркасында күп кенә идея-планнар туды, һәм, әлбәттә инде, бу чара аралашу өчен зур мөмкинлек тудырды, – диде И.Савинова.
Уңай тәҗрибә турында сөйләгәндә, районда тәрбиягәб бала алган гаиләләрнең асылда үз көчләренә таянуларына игътибар ителде, һәм бала тәрбияләүдән тыш, алар актив рәвештә фермерлык хуҗалыкларын җәелдерәләр. Аңлашыла ки, бу тормышчан мөһим шөгыль, әмма күпбалалы ата-аналар моның мәгънәсен тирәнрәктә күрә. Беренчедән, сүз дә юк, бу – кайбер көндәлек продуктлар, балаларны хезмәткә өйрәтү, диләр Оксана һәм Сергей Ванчуриннар. Аннан, мондый гамәл балаларга фермерлык хуҗалыны нигезләрен дә сеңдерә, димәк, үсмерләр киләчәктә үз шөгыльләре, табыш китерүче эшләре барлыгына ышанып яшәячәкләр. Ванчуриннарның өлкән уллары үз белемнәрен гамәлдә дә куллана инде – дөресрәге, ул бала чагында башлаган эшен дәвам итә, һәм әти-әнисе белән беррәттән хуҗалыкта хезмәт куя. Хәзер алар бергәләп фермаларын киңәйтү турында хыялланалар. Әмма моның өчен күбрәк җир, ә иң мөһиме финанслар кирәк. Әлегә болар планда гына, диләр Ванчуриннар, әмма мондый тыйнак сүзләре көчле рухлы кешеләрдән ишеткәч, аларның хыялларының тормышка ашасына чн күңелдән ышанасы килә. Чөнки һәркөнне батырлыкка сәләтлеләр өчен мөмкин булмаган нәрсә юк бит ул. Бәлкем, автобус турындагы хыялларыннан соң, кем дә булса әлеге уй-ниятләренә чынга ашарга да ярдәм итәр әле?


Э.Галимова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International