4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны саклау көне.

2012 елның 2 октябре, сишәмбе

  Ветеринария службасы хезмәткәрләре өчен ул календарьдагы һөнәри даталарының дәвамы. Узган атна Бөтендөнәя котыру чиренә каршы көрәш көне белән төгәлләнгән иде.

Бу даталдарның нигезендә безнең чынбарлыктагы проблемаларыбыз чагылган. Мисал өчен, йогышлы авырулар арасында котыру чире (медицина телендә гидрофобия), еш кына үлем нәтиҗәләренә  китергәнлектән, ерым урын биләп тора. Чөнки кешегә зарарлануының беренче сәгатьләрендә үк ярдәм кюрсәтелмәсә, ул һәлак булачак. Ә бу чир иң беренче чиратта хайваннардан йокканлыктан, аларны яклау буенча тиешле чаралар күрү зарур. Өстәвенә, бүгенге көндә ветерианрларда әлеге яман чирнең үсеше туктатырга сәләтле куркынычсыз һәм нәтиҗәле вакциналар бар. Прививкалар бушлай ясала, монда барысы да йорт хайваннары ияләренең аңлылыгына бәйле. 
Район дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре хайваннарны яклау буенча чаралары бәйрәм даталарына һич тә бәйле түгел. Шәһәр участок ветдәвалау мөдире Эльвира Таҗиева бу тармакта 13 ел эшли инде. Һөнәр сайлаганда исә шәхси ошаганына өстенлек биргән. Кече туганнарга булган мәхәббәтен гомере буе саклый ул. Ның гадәттәге пациентлары – мәче һәм этләр арасында ташбака, попугай, ак тычканнар һәм күчеләр, әрлән кебек экзотиклары да бар. Эльвира Викторовна көн саен дистәләгән хайванны карый, дәвалый, витаминлаштыра. Аның эш дәверендә иң гадәти булмаган пциент - ярканат икән. Шәһәрле берәү аны үз машинасы яныннан табып алган һәм таныш булмаган җәнлекне нишләтергә белмәгәнлектән, аны ветдәвалау учреждениесенә алып килгән.  Бу табылдык үзсүзле пациент булып чыккан һәм беренче төндә үк качкан. Ул каравылчыны сагалап торган, һәм аны шактый ук куркыткан да. Аннан, әлеге буталчыктан файдаланып ачык ишектән очып киткән.
Ветеринария даруханәсе мөдире Гөлнур Рәҗәпова 35 еллык һөнәри эшчәнлеге дәверендә шуңа охшаш шактый тарихларның шаһиты булган.
– Безнең учреждение матур урында урнашкан. Аны төрле агач-куаклар биләп алган, алар күптән инде күптөерле кошларның сыеныр урынына әверелде. Биредә бер пар урман күгәрченнәре оя корды, һәр елны балалар чыгаралар. Еш кына саесканнар килә. Алар биредә үзләрен хуҗа итеп тоталар һәм берәүне дә якын китермиләр, кугаларга туры килә. Суыклар башлану белән миләш ашарга кызыл түшле карабүрекләр килә. Күптән түгел ябалак оялады, 6 бала да чыгарды инде. Быел җәй тукран да пәйда булды. Ишек төбендә мәче, эт балалары калдыручылар да очраштыргалый. Андыйларны яхшы кулларга бирергә тырышабыз, – дип сөйли Гөлнур Ирековна.
Хайваннарны саклау көне җәмәгатьчелеккә тирә-як мохитне һәм андагы тереклекне яклау кирәклеген төшендерер өчен билгеләнгән. Безнең әңгәмәдәшләребез дә бу датаны йорт һәм кыргый хайваннарга ярдәм итүчеләрнең көчләрен бергә тупларга өнди, дип саныйлар. Чөнки без алар өчен җаваплы бит.


М.Литта

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International