Пенсияңне яшьтән кайгырт

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
Әлеге чараның максатларыннан берсе халыкта, бигрәк тә яшьләрдә яңа пенсия культурасын формалаштыру, һәр кеше яшьтән үк үзенең булачак пенсиясе турында, аның күләменә ни рәвешле йогынты ясап булуы хакында уйлансын һәм үзенең киләчәге өчен ышанып яшәсен өчен иде.
Бу көнне укучылар персонифицирлашкан исәп һәм иминият кертемнәрен администрацияләштерү, иминиятчеләр белән хезмәттәшлек һәм бурычларны кайтарып алу кебек терминнарны беренче тапкыр ишеттеләр. ПФР белгечләре яшьләрне пенсия законнары нигезләре белән таныштырдылар, пенсия хокукларының формалашу үзенчәлекләре, киләчәк пенсияне арттыру ысуллары, шул исәптән уртак финанслау Дәюләт программасында катнашу һәм тупланмалар белән эш итү турында сөйләделәр. Яшьләргә булачак пенсияләре турында инде бүгеннән үк уйлану һәм пенсия тупланмаларын яшьтән үк формалаштыру мөһим. Чөнки яшьләрнең күбесе мәктәп тәмамлаганнан соң эшкә урнашырга, ә белемне читтән торып алырга ниятли. Шуңа да ПФР идарәсе начальнигы Рушания Шакирова иң мөһим киңәшләрнең берсен әле очрашу башында ук әйтте.
Иң элек, эшкә урнашканда хезмәт килешүе белән танышырга, анда пенсия иминияте кертемнәре күчерү турында сүз булырга тиеш. Вакыт тиз уза, ә иминият кертемнәре тупланмалары киләчәктә язшы пенсия алырга мөмкинлек бирәчәк, – диде ул.
Бу көнне укучылар бүлекләрнең эшчәнлеге белән дә таныштылар. Мисал өчен, пенсияләр билгеләү һәм түләү бүлеге начальнигы урынбасары Г.Җамалетдинова үз эшчәнлеге турында сөйләде.
Бүлекнең барлык хезмәткәрләре дә компьютерларда эшлиләр, чөнки мәгълүматлар базасына пенсионерның барлык мәгълүматлары кертелә, яңа версияләр куела һәм пенсияләрне индексацияләү уздырыла, пенсия түләү формалаштырыла, һәм пенсионерларның гомуми базасы электрон почта каналлары буенча ай саен Пенсия фондының Казан бүлекчәсенә җибәрелә, – диде ул.
Персонифицирлашкан исәп бүлегенең өлкән белгече Л.Яковлева пенсия иминияте мәсьәләсенә тукталды һәм ничек итеп пенсия тупларга кирәклеге, өстәмә иминият кертемнәре турында сөйләде. Пенсия тәэминаты нигезләре, пенсия билгеләү шартлары, хезмәт пенсиясенең нинди өлешләрдән торуы һәм булачак пенсияне ничек арттырып булуы турында ПФР идарәсе начальнигы урынбасары Фәридә Небайкина бәян итте. Шунда ук яшьләрне  “Все о будущей пенсии: для учебы и жизни” укытуы пособиесе белән таныштырдылар, ә бу көгнне алган белемнәр нәтиҗәләре буенча тестлаштыру үткәрделәр.
Укучылар арасында пенсия грамоталылыгын күтәрү буенча мәгълүмати-аңлату кампаниясе дәвам итә. ПФР идарәсе белгечләре октябрьдә чыгарылыш сыйныфлар укучылары белән мәктәпләрдә дә шундый очрашулар үткәрәчәкләр.

 


С.Ризаева

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International