Гомер көзләрегез матур булсын

2012 елның 28 сентябре, җомга

 

Гомер көзләренә кереп баручы өлкән яшьтәге әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, якыннарыбыз, тирә-күршеләребезнең күңел халәтенә ничек туры килә табигатьнең бу алтын чоры. Өлкәннәребездә тормыш зирәклеге, акыл, еллар аша узып тупланган бәяләп бетергесез тәҗрибә. Әнә, Гаврил Клементьевка Бөек Ватан сугышын узарга туры килгән, сугыштан соң 75 яшенә кадәр шофер булып эшләп лаеклы ялга чыккан.  1нче мәктәптә 45 ел буена укытучы булып эшләгән “Халык мәгарифе отличнигы” Зоя Апышкова да нурлатлыларның тирән ихтирамын казанган кеше. Гомере буена төзелеш өлкәсендә хезмәт куйган Вахит Арслановның исә шәһәрдә генә түгел, районда  да өлеше кермәгән объектлар сирәктер. Бүген дә тик утырмыйлар, районның иҗтимагый тормышында актив катнашалар алар.
Ә районда Өлкәннәр ункөнлеге быел да зур колач белән узачак. Декада дәвамында шәһәр һәм районның оешма-предприятиеләрендә, учреждениеләрендә олыларны хөрмәтләп төрле чаралар үткәреләчәк. Районның социаль яклау идарәсе һәм “Гармония” үзәге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары  катнашында өлкәннәрнең өйләренә барып булышу акцияләре уздыру ниятләнә. Социаль яклау линиясе буенча Өлкәннәр көне уңаеннан быел “Игелек телефоны” акциясе оештырыла. Акциянең максаты - өйләрендә бернинди аралашу чарасы да булмаган ялгыз пенсионерларны экстрен ярдәм кнопкасы белән җайландырылган кәрәзле телефоннар белән тәэмин итү. “Гармония” үзәге үзләре йөреп хезмәт күрсәтә торган 300дән артык өлкән яшьтәге кешенең 38енең бернинди дә аралашу чарасы булмавы ачыклаган. Декада дәвамында һәм аннан соң да иганәчеләр ярдәме белән андыйларны телефонлы итәргә планлаштыралар. Моннан тыш, район үзәк хастаханәсендә бу чорда өлкәннәргә чираттан тыш караулар үткәрү, район үзәгеннән читтә урнашкан авылларга чыгу планлаштырыла. Спорт сөюче өлкәннәр үзләрен ДЮСШда оештырыла торган шахмат, шашка, армрестлинг, мини-футбол кебек спорт ярышларында сынап карый алалар. Мәдәният бүлеге, сәнгать мәктәбе декада дәвамында өлкәннәр өчен концертлар, төрле чаралар оештырса, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда экскурсияләр үткәрелчәк, район мәдәният йортында кинофильмнар күрсәтеләчәк. Үзәк китапханәдә дә 2–5 октябрьдә өлкәннәрне таныштыру экскурсияләренә, төрле чараларга  көтеп калалар. Компьютер грамоталылыгына өйрәнергә теләкләре булган пенсионерлар өчен Өченче буын университеты акциясе кысаларында дәресләр башланып китәчәк. Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен каралган чаралар арасында “Туган як” республика акциясе дә бар. Әлеге акция туган йорттан еракта яшәүче әби-бабайларны өйләренә алып кайтып килүне күздә тота. 1–3 октябрьдә өлкәннәргә шәһәрнең барлык чәчтарашханәләрендә дә өлкәннәргә чәч кисү бушлай булса, Шикәрчеләр бистәсе мунчасында 6 октябрьдә хатын-кызлар, 7 октябрьдә ир-атлар өчен, тимер юлчылар микрорайонындагы мунчада  2 октябрьдә ир-атларга,  5 октябрьдә хатын-кызларга түләүсез хезмәтләр күрсәтеләчәк.
Кыскасы, бу чор өлкәннәребезгә карата кайгырту  һәм хөрмәт белән тулы булсын, аларның берсе дә игътибардан читтә калмасын иде. Һәм һәркайсыбыз якыннарыбызны, янәшәбездәгеләрне онытмыйк...

 


Л.Мљбарђкшина

 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International