Шикәрчеләр бистәсе мәчетендә Рәхмәт мәҗлесе үтте

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Бүген шикәрчеләр микрорайоны мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие киңәшчесе, Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов катнашында мәҗлес үтте. Ул Нурлат мөхтәсибәте һәм район аксакаллары исеменнән уңыш җыю эшләре тәмамлануга рәхмәт белдерү һәм дога кылу уңаеннан уздырылды. Анда шикәрчеләр бистәсе мәхәлләсе мәчетенә йөрүче ир-атлар, имам-хатыйплар, мәдрәсәдә белем алучы хатын-кызлар, шулай ук мәчетне төзекләндерүдә ярдәм кулы сузган кешеләр чакырылган иде. Чара барышында Равил хәзрәт Зөфәров районның Аксакаллар шурасы рәисе, мәчеттәге төзекләндерү эшләрен башлап һәм оештырып йөргән Зөфәр ага Гыймаевка Рәхмәт хаты тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International