Профсоюзларда - һөнәри бәйрәм

2012 елның 24 сентябре, дүшәмбе
Нурлат УТТсының профком рәисе Фәрит Камаловның эш бүлмәсендә тыйнак кына рамкада рәсми кәгазь эленгән. Бу – Җәлил УТТсының Рәхмәт хаты.
Эш шунда, әлеге предприятиедә эшләүче берәүнең гаиләсендә бәла килеп чыга – балалары каты авырып китә. Аны дәвалауга акча кирәк була. Нурлат УТТсы хезмәткәрләре коллегаларының гаиләсендә килеп чыккан әлеге хәлне ишетүгә үк ярдәм итәргә карар кылалар, чөнки бу ике транспорт предприятиесе дә бер Идарәче компания – “Татспецтранспорт” составында эшлиләр бит. Һәм аларны иң сөендергәне ярдәмнәренең каты авыруны җиңәргә булышуы булгандыр, мөгаен, Рәхмәт хаты әнә шул хакта иде: “...Сезнең кебек игелекле һәм ярдәмче кешеләр аркасында гаиләнең баланы дәваларга кирәкле сумманы җыя алуы турында сөенеп хәбәр итәбез”, – дигән юллар иң югары бүләкләрдән дә кадерле алар өчен. Заманалар үзгәрә, әмма чит язмышларны хәл итүдә өлеш кертү, якыныңның кайгысын үзеңнекедәй уртаклаша белү кебек төп кыйммәтләр яши икән әле. Бу бик кадерле сыйфат. Сүз дә юк, коллективны мондый игелекле адымга предприятие профкомы этәргән, әлбәттә.
Әлеге тыйнак кына кәгазь бите Нурлат УТТсы профкомының эшчәнлеге коллектив килешү кабул итү, бәйрәм-спорт чаралары оештыру һәм үткәрүләргә генә кайтып калмаганлыгын раслый. Аның эшчәнлеге күпкә киңкырлырак. Бүгенге күзаллаулар буенча предприятие коллективы кечкенә түгел – 654 кеше хезмәт куя монда. Алар барысы да – профсоюз әгъзалары, “коры” Устав документлары теле белән әйтсәк, хезмәт хакларының бер процентын профсоюз кертемнәренә түләп баралар. Профсоюз лидеры үзенең бурычы буларак иң элек, хезмәтне саклау өлкәсендә эшчеләрнең мәнфәгатьләрен яклауны, машина йөртүчеләр, ремонт персоналы өчен уңай шартлар тудыруны саный. Мисал өчен, ремонт блокларында санитар-көнкүреш шартларны яхшыртканнар, автоклонналарда махсус киемнәрне киптерү урыны җайлаганнар. Сәламәтләндерү кебек мөһим юнәлеш тә аерым игътибарда. Мәсәлән, узган ел 68 хезмәткәр һәм 4 пенсионерга төрле санаторийларга юлламалар бүлеп биргәннәр.
– Быел да ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытучы хезмәткәрләребез аз булмаячак, – диде УТТ профкомы рәисе Фәрит Камалов. – Беренче яртыеллыкта гына да 41 кешегә юллама бирелде, шуларның 3се – предприятие пенсионерлары. Җәйге каникулларда хезмәткәрләребезнең 50ләп баласы “Чияле Алан”, “Нурсан”да ял итте.
Фәрит Камалов – тәҗрибәле профсоюз хезмәткәре, аңа эшенең нечкәлекләре генә түгел, ә коллективның ихтыяҗлары, ниятләре дә яхшы билгеле. Шуңа да предприятие профкомы эш планын эшләгәндә, социаль мәсьәләләрне дә исәпкә ала. Бу ипотека программасы буенча исәпкә алу документларын караганда һәм торак бүлгәндә дә чагыла. Коллектив килешүне үтәү кебек мөһим эш белән беррәттән, планлы чаралар исемлегендә автоклонналарда һәм ремонт-механик мастерскойларда җитештерү, производство көнкүреше культурасын яхшырту, хезмәт дисциплинасы торышын анализлау һәм администрация белән предприятие профкомы арасында хезмәтне саклау буенча килешүнең үтәлеше кебек чаралар да бар. Шунысын да әйтик, бу юнәлешләрдә максатчан эшләү уңай нәтиҗәләрен дә бирә: соңгы берничә елда производствода бер генә бәхетсезлек очрагы да теркәлмәгән. Фәрит Камалов бу уңайдан автоклонналарда һәм мастерскойларда хезмәтне саклау уполномоченныйлары Николай Григорьев, Юрий Смирнов, Ирек Ибәтуллин, өлкән уполномоченный Алексей Федоровның актив эшләүләрен билгеләп үтте.
– Хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту өчен беренче яртыеллыкта  1870 мең сумнан артык акча бүлеп бирелде, даими медицина тикшерүләренә 200 мең сумннан артык акча тотылды, – дип сөйли Ф.Камалов. Моннан тыш, социаль мәсьәләләр дә хәл ителә: берәүләренә матди ярдәм, икенчеләренә торак кирәк. Быел әнә предприятиенең бер яшь хезмәткәре гаиләсенә фатир бүлеп бирә алганнар.
Бу көннәрдә республика профсоюзлары бәйрәмнәрен билгеләп үтә, ә Фәрит Камалов өчен ул икеләтә истәлекле: быел аның Нурлат УТТсы профкомының алыштыргысыз лидеры булып эшләвенә 20 ел тула. Монда исә коллективның хөрмәте дә, ышаныч та ачык чагыла.
 
С.Ризаева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International