Һөнәрләренә тугры нефтьчеләр

2019 елның 31 августы, шимбә

Сирәк була торган хəл – быел сентябрьнең беренче якшəмбесе көзнең беренче көненə туры килде, ə бу нефть һəм газ сəнəгате хезмəткəрлəре нəкъ менə 1 сентябрьдə үз һөнəри бəйрəмнəрен билгелəп үтəчəклəр һəм котлаулар кабул итəчəклəр дигəн сүз.“МАКойл” коллективы да һөнəри бəйрəмне сөенечле күрсəткечлəр белəн каршы ала.

– Компаниябезнең төп бурычы – зур булмаган чыганакларда нефть һəм газ чыгару, – диде “МАКойл” җəмгыяте генераль директоры Дамир Ишкинеев. – Безнең чыганаклар геологик төзелешлəре буенча катлаулы, без алардан югары үзлелектəге нефть чыгарабыз. Баш метролог Наил Хəйбуллин белəн сусызландыру һəм тозсызландыру җайланмасы операторы Фəнил Хуҗəх-мəтов та предприятие алдына куелган бурычларны тормышка ашыру өчен бар белемнəрен һəм һөнəрмəнлеклəрен кулланалар. Икесе дə тəҗрибəле, предприятиедə 13əр ел эшлилəр. Наил Сəлимҗанович үти торган бурычлар арасында яңа исəплəү техникасын эшкə кертү, метрологик тəэминатны камиллəштерү буенча проектлар һəм план биремнəре əзерлəү, җайланмаларны, үлчəү чараларын сынау һəм аларга заманча контрольлек итү ысулларын эшкə кертү һəм башкалар бар. Фəнил Кəримович башкара торган функциялəр дə аз түгел. Мисал өчен, ул нефтьне сусызландыру, тозсызландыру һəм тотрыклыландыруның технологик процессын алып бара, насос станциясендə эш процессында температура, басым һəм башка мөһим параметрларны контрольдə тота.Нефтьчелəр хезмəтен һəрвакыт көчле, эш сөючəн кешелəр башкарды, чөнки ул билгеле бер белемнəр генə түгел, зур сабырлык, түземлек тə талəп итə. “МАКойл” компаниясендə хезмəт куючылар нəкъ менə шундый сыйфатларга ия, һəм алар районыбызның нефть данын арттыруга зур өлеш кертəлəр. Əлеге һөнəри бəйрəм – нефтьчелəрнең гаилə əгъзаларына якыннарын котлау, бəйрəмне бергə билгелəп үтү, тормышларын авыр хезмəт белəн бəйлəгəн кешелəргə хөрмəт һəм рəхмəт сүзлəре белдерү өчен матур форсат.Фəнил Хуҗəхмəтов та бəйрəм алдыннан зур горурлык хислəре кичерə: улында үз һөнəренə мəхəббəт уята алган, ул да метролог һөнəрен сайлаган. Наил Хəйбул-лин да нефтьчелəрнең гаилə династиясе дəвам итəр дигəн өметен өзми: өлкəн кызлары – техник вуз студентлары. “Кем белə, бəлки, минем эземнəн китəрлəр”, – ди күпбалалы гаилə башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International