Мөһим 11 ел

2019 елның 31 августы, шимбә

Фатих Сибагатуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, 1996 елдан 2007 елга кадәр район башлыгы:

– Гомеремнең иң бәхетле еллары Нурлат белән бәйле дип саныйм. Нурлатлылар – интернациональ, күп конфессияле халык, алар белән кулга-кул тотынышып 11 елдан артыграк эшләдем, һәм республика миңа, димәк, районга да ярдәм итеп торды. Нурлат район буйсынуындагы шәһәр иде, бер елдан соң, 1997 елның декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән республика буйсынуындагы шәһәр, ә район Нурлат районы дип үзгәртелде. Барыннан да элек мин агросәнәгать комплексына зур игътибар бирдем һәм район белән җитәкчелек итүемнең соңгы биш елында һәр гектардан 52,5шәр центнер уңыш җыеп алуга ирештек. Нефть компанияләренең саны 1дән 10га кадәр артты. Шәһәр үскәннән үсә барды. Бик күп объектлар: Боз сарае, 9нчы һәм 10нчы мәктәпләр, полиция, прокуратура, финанс идарәсе, балалар сәнгать мәктәбе биналары, юллар... төзелде. Нурлатны эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен күп көч куелды. Шул елларда без гаиләгә бала алуны, кече яшьтәге хокук бозучыларны депутатларга беркетүне гадәткә керттек. Бала кечкенәдән ярдәм тоеп үсә һәм бу бик мөһим, чөнки шәһәрнең киләчәге аларга бәйләнгән. Нурлатка исә матур киләчәк, ә халкына иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International