Көчлеләр фестивале

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
Инвалидлар арасында традицион  спорт фестивале, гадәттәгечә, быел да “Байтик”та уздырылды, һәм ул XX – юбилей ярышлары иде. Быел инвалид-спортчылар унга якын спорт төрендә үз көчләрен сыный алдылар. Безнекеләр исә турникта тартылу, авыр атлетика, өстәл теннисы һәм кул көрәшендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Илшат Гыймадиев турникта 12 тапкыр тартылып, үз төркемендә –IV, Зөлфәт Фәйзуллин 10ны тартылып үз ишләре арасында VI урыннарны алдылар. Авыр атлетика төрендә дә әлеге егетләр команданың гомуми янчыгына очколар китерделәр: Илшат 60 килограмм авырлыкны этеп – VII, Зөлфәт 50 килограммлы штанганы этеп VI урыннарга чыктылар. Бу төрдә Гомәр Әхмәтвәлиев та 55 килограммны этеп, V урын алды. Ярышларны ябу тантанасында анда катнашучыларның һәммәсенә дә республика инвалидлар оешмасының егерме еллыгына багышлап чыгарылган сувенирлар бүләк ителде. “Ярышларга баручыларның барысы да матур тәэсирләр белән кайттылар. Безнекеләргә эре шәһәрләр белән бер төркемдә ярышырга туры килде, шуңа да спортчыларыбызның чыгышларын уңышлы дип санарга була”, – дип фестивальгә нәтиҗә ясады Нурлат командасы җитәкчесе Зиннәт Яруллин.

 


И:Мљбарђкшин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International