Нурлат якташлык җәмгыяте республика бәйгесендә чираттагы уңыш яулады

2019 елның 16 августы, җомга

Кичә башкалабызда яшәүче якташларыбыздан янә бер сөенечле хәбәр килеп иреште – Нурлат якташлык җәмгыяте быел да “Татарстан Республикасында елның иң яхшы якташлык җәмгыятьләре” бәйгесе җиңүчеләре арасында. Әлеге бәйге “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе тарафыннан быел дүртенче тапкыр үткәрелде һәм анда нурлатлылар ел саен диярлек уңышка ирешәләр. Быел исә нурлатлылар 4нче урынга лаек дип табылган һәм Рәхмәт хаты белән 50 мең сумлык акчалата бүләк алган. Якташлык җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Мифтаховка бүләкләрне тантаналы чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тапшырган. Ә

– Бәйгедә 2017 елда – өченче, узган елда икенче урын алган идек. Безнең хезмәтебезне күрүләре сөендерә, – ди Фәрит Фәизович. – Без әлеге бүләкне ел дәвамында халкыбызның милли, тарихи асылын, гореф-гадәтләрен саклау, Нурлаттан чыккан якташларның үзара һәм муниципаль хакимият белән элемтәләрен ныгыту, яшь буында туган якны ярату хисләре тәрбияләү һәм башка юнәлешләр буенча алып барылган киңкырлы эшчәнлегебезгә лаеклы бәя итеп кабул итәбез. Бу көннәрдә исә янә яңа планнар һәм идеяләр белән яшибез – Яр Чаллыда яшәүче нурлатлыларның тормышын җанландыру, алар белән дә элемтәләрне ныгыту максатыннан анда да җылы бер чара үткәрергә ниятлибез.

Ә нурлатлылар якташлык җәмгыятенең чираттагы уңышын шәһәрнең тиздән билгеләп үтеләчәк 110 еллыгына үзенчәлекле бүләк буларак та кабул итәр, мөгаен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International